,
эзләү 1.154 секунд барды Эзләү нәтиҗәләре
- Чөнки шәһәр өстеннән сугыш өермәсе котырынып узган инде, ул да үзенең коточыргыч хәрабәләре белән язгы кояш нурларында тын гына коена, аның да исән калган почмакларына, ышыкланып торырлык ярыкларына, бүрәнә, кирпеч астындагы подвалларына кешеләр кайтып керергә өлгергән — шунда алар нидер кымшана, кага-суга, чүп-чардан тазарта, яңадан тамырланыр, яшәр өчен тырышып ята. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Шуның бер генә мисалы. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Лейтенант кулибаев башта мине тимер 170 юлдан шактый читтә ялгызы гына торган бер иске сарай янына постка куйган иде. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Беренче күрүемдә, ихтыярсыздан чирканып, бик җирәнгән идем — алар инде бик ямьсез бүртенеп чери-таркала һәм төчкелтем мәет исе тарата башлаганнар иде. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Менә шундый тургайлар сайрап торган кояшлы көннәрнең берсендә, безнең ефимов дигән солдатыбыз яшь үлән каплап киткән минага туры килеп, һәлак булды да куйды. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- ефимов, дилбегә тотып, гел арбасы кырыннан бара, ә теге ике солдат бераз арткарак калып, үзара сөйләшә-сөйләшә атлыйлар. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Бер читтәрәк ярты бите, ярты башы актарылган ефимов җирдә чалкан ята, — хәтта кулыннан дилбегәсен дә ычкындырмаган. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Теге ике солдат, ат янына килеп, тикшеребрәк карагач, ниһаять, беләләр: немецның танкка каршы куйган минасы өстеннән ат басмыйча уза, арбаның алгы тәгәрмәче дә аңа ничектер туры килми, ә арткы тәгәрмәчнең берсе (ефимов атын бераз каера төшкәндерме инде) минага килеп тә менә. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Моннан бер-ике атна чамасы элек кенә аның янына хатыны да бер генә кичкә килеп киткән булган. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Ләкин солдатлар ул кичне, барысы да дәррәү ятып, яман гырылдап, бик каты йокларга тырышканнар … Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК